+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 июль 2022, 08:44

"Үзегезгә игътибарлы булыгыз"

Сәламәт калу өчен гади генә гадәтләрне булдыру мөһим.

"Үзегезгә игътибарлы булыгыз""Үзегезгә игътибарлы булыгыз"
"Үзегезгә игътибарлы булыгыз"

"Тыгыз графикка карамастан, мин даими рәвештә физик активлык белән шөгыльләнергә тырышам. Минем өчен сәламәт һәм энергияле булып калу мөһим.

Җәен һәм кышын этем Арчи белән эш алдыннан сәгать буе йөрим; хоккей буенча күнегүләрне яңарттым - ул түземлелек, фикер төгәллеге һәм карарлар кабул итү тизлеген формалаштыра. Болар барысы да көндәлек тормышта бик ярдәм итә.

Бүген Халыкара үзе турында кайгырту көне билгеләп үтелә: бу һәркемгә вакытны ничек итеп үзенә бүлергә кирәклеген искә төшерү өчен менә дигән сәбәп, чөнки нәкъ менә ул бәхетле һәм тулы кыйммәтле тормышның төп факторы булып тора.

Күп кенә авыруларның профилактикасы булып медицина учреждениеләрендә сыйфатлы йокы, сәламәт ризык, файдалы гадәтләр һәм даими рәвештә сәламәтлекләрен тикшерү тора - моның өчен Башкортстанда ел саен диспансерлау уздырыла һәм "Сәламәтлек йөреше" эшли. Теләсә кайсы ерак районда яшәүче медицина тикшерүе узарга һәм авылдан чыкмыйча гына беренчел медицина ярдәме алырга мөмкин.

Быел республика буенча 26 күчмә комплекс һәм 156 белгеч йөри. Ел башыннан алар 82 меңнән артык кешене караган һәм якынча 30 мең тикшерү уздырган. Кайберләрен республика дәваханәләренә тикшерүгә җибәргәннәр", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас