Башкортстанда Кыйгы районының Кандаковка авылында яшәүче Наил Шиһапов югалган. Әле 12 яшьлек малайны эзләүләр бара.
Бу хакта Башкортстан буенча “Лиза Алерт” волонтерлар отряды хәбәр итә.
Коткаручылар мәгълүматларына караганда, малай кичә, 24 июльдә, югалган. Югалган вакытта Наил өстенә ак футболка, соры шорты һәм аягына кара сланецлар кигән була.
Аның кайда булуы турында мәгълүм булган һәркемнең 8-800-700-54-52 яки 112 номерына шалтыратуын сорыйлар.
Фото: lizaalert.org