+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 июль 2022, 10:10

Радий Хәбиров Асылыкүл өчен борчыла

Башкортстан Хөкүмәтенең ЦУРдагы оператив киңәшмәсе барышында Радий Хәбиров Асылыкүл күлендәге экологик хәл турында борчылуын белдерде.

Радий Хәбиров Асылыкүл өчен борчылаРадий Хәбиров Асылыкүл өчен борчыла
Радий Хәбиров Асылыкүл өчен борчыла


Аеруча саклана торган табигать территорияләрен булдыруның төп максаты булып уникаль табигать комплексларын, биотөрлелекне саклап калу, сирәк очрый һәм юкка чыга торган үсемлек һәм хайваннарны яңадан тергезү тора.

"Миңа Асылыкүл саегу сәбәпле язалар, борчылалар. Моның белән нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау зарур", - дип билгеләп үтте республика Башлыгы.
Ул республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазыловка моның сәбәбен ачыклауны йөкләтте, ә Премьер-министр Андрей Назаровка ситуацияне шәхси контрольгә алырга һәм күлнең чисталыгына игътибар итәргә кушты.

Фото: Дирекция по ООПТ РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас