+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 июль 2022, 13:25

Уфада Пугачев урамы ябылачак

Бүген атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Пугачев урамында транспорт хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәргә кушты.

Уфада Пугачев урамы ябылачакУфада Пугачев урамы ябылачак
Уфада Пугачев урамы ябылачак


Пугачев урамы буенча хәрәкәт 2022 елның 26 июленнән 2024 елның 30 июненә кадәр чикләнәчәк. Шул ук вакытта бу районда яшәүче һәм эшләүче уфалылар өчен юл ачык булачак. Киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Уфа халкына һәм кунакларына транспорт хәрәкәте схемасы турында тагын бер кат хәбәр итәргә, шулай ук юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәргә кушты.
«Көньяк капка» масштаблы проекты кысаларында без 2024 елга кадәр Пугачев урамын реконструкцияләү белән шөгыльләнәчәкбез, – диде Радий Хәбиров. - Анда коллапс булмасын өчен халыкка ремонт эшләре турында сөйләргә, шулай ук башлангыч этапта ЮХХДИ хезмәткәрләренең бу участокта кизү торуын оештырырга кирәк.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас