+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июль 2022, 14:35

Водитель “КамАЗ”ны күрмәгән...

Бүген иртән Благовар районында булган коточкыч авариянең кайбер нечкәлекләре билгеле.

Водитель “КамАЗ”ны күрмәгән...
Водитель “КамАЗ”ны күрмәгән...
Бүген иртән Благовар районының Кашкалаша авылы янында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан 27 яшьлек автобус йөртүче алда торган «КамАЗ» автомобилен күрми кала. Бу хакта Башкортстан буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланган мәгълүматларга караганда, авариядә алты кеше һәлак булган һәм 13 кеше Чишмә һәм Благовар үзәк район дәваханәләренә озатылган.
Фаҗига урынына санавиация вертолеты һәм 10 ашыгыч ярдәм бригадасы җәлеп ителгән.

Билгеле булуынча, «КамАЗ» машинасы юл билгесе салучы эшчеләрне киртәләп тору функциясен башкарган.
 
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: