+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июль 2022, 12:15

Янә юлда коточкыч авария...

Башкортстанда бүген иртән микроавтобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган.

Янә юлда коточкыч авария...
Янә юлда коточкыч авария...
Бүген иртән, 25 июльдә, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегенә сәгать 11ләр тирәсендә “Ford Transit” микроавтобусы һәм “КамАЗ” бәрелешүе турында хәбәр килгән.

Якынча мәгълүматларга караганда, салонында егермегә якын пассажир булган микроавтобус Языково торак пунктыннан Уфа шәһәренә китеп барган.
Кашкалаша авылы янындагы автоюлның 1413нче километрында ул юл эшләре үткәрү урынында торган «КамАЗ» автомобиленә барып бәрелгән.
Бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, тагын ун кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли.
Һәлакәтнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: