

Бүген Уфадагы "Речные зори" вакытлыча урнаштыру пунктында Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева Донбасстан күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итте.
"Речные зори" пунктында 3 июльдән Донецкидан күченеп килергә мәҗбүр булган 200гә якын кеше яши. Нигездә, алар - балалар, өлкән яшьтәге ата-аналар белән хатын-кызлар. Аларны беркем дә үгетләмәгән һәм чыгып китәргә мәҗбүр итмәгән. Алар бомбалар явудан һәм көн саен кешеләрнең үлеменнән арыган.
Монда аларны көненә өч тапкыр ашаталар, һәр гаиләгә аерым бүлмә бирелгән. Күчеп килүчеләр үзләрен Башкортстанда кабул итүләреннән бик канәгать, әмма сораулар да бик күп. Күпләрнең Русия документлары юк, акчалары беткән.
Римма Үтәшева мондый очрашуларны инде беренче тапкыр гына үткәрмәде. Аның позициясе төгәл - күчеп килүчеләргә тиз, артык сөйләшүләрсез һәм бюрократик киртәләрсез ярдәм итү. Кабул итүгә ике дистә кешедән чират тезелде. Кешеләрне борчыган иң беренче сорау - Русия гражданлыгы һәм паспорты алу. Римма Үтәшева һәр документны якын арада алырга мөмкин булачагына ышандырды.
Икенче урында медицина мәсьәләләре торды. Күпләр ашыгыч медицина ярдәменә мохтаҗ, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр. Римма Үтәшева тиз арада аларның Русия медицина страховкасын алачагын һәм авыруларны 8нче дәваханә табиблары кабул итәчәген вәгъдә итте.
Өченче урында - балаларга белем бирү мәсьәләләре. Аларның күбесе Донбасста соңгы елда мәктәпкә йөрмәгән. Дума депутаты күчеп килүчеләрне балаларны укыту мәсьәләләре хәл ителәчәк дип ышандырды - алар барысы да Уфа мәктәпләрендә укуларын дәвам итәчәк.