“Ярты ел эчендә 1,8 миллион пассажир — безнең шәһәр яны поездлары өчен яңа рекорд. Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 17 процентка күбрәк, һәм 2019 елда пандемиягә кадәр дә күбрәк.
Бу нәрсә турында сөйли? Безнең тырышлыгыбыз Русия тимер юллары җитәкчелеге белән бергә яхшы нәтиҗәләр бирә, республика халкы электричкаларны — тиз, уңайлы һәм хәвефсез транспортны сайлый.
Уфа – Приютово – Абдулино маршруты буенча йөрүче “Карлыгач” һәм Уфадан Күмертау аша Ырынбурга юлланучы “Орлан” яңа инновацион поездлары аерым игътибарга лаек. Көн саен алар 2,5 мең кешене йөртә, бу – безнең республикада электричкалардан файдаланучы барлык пассажирларның чиреге.
Якын киләчәктә Уфа белән Раевканы тоташтырачак тагын бер "Карлыгач"ны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Ел ахырына кадәр Белорет юнәлешендә тиз йөрешле “Восточный экспресс” поездын җибәрергә планлаштырабыз.
Һәм, әлбәттә, без шәһәр яны поездларының Уфа транспорт системасына кушылуын дәвам итәбез. Монда зур эш башкарасы бар, барыннан да элек, кешеләр автобуслардан электричкага күчеп утырсын өчен станцияләр янында күчеп утыру урыннарын төзергә кирәк”, — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.
Фото: республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.