

"Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге секретаре Радий Фәрит улы Хәбиров кушуы буенча, Донбасска Башкортстаннан 17нче гуманитар конвой китте.
Автоколонна җитәкчесе - “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.
Шулай ук гумконвойны төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Мельников һәм төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Уфа шәһәр Советы рәисенең беренче урынбасары Александр Мельников озата йөри.
Бу юлы фургоннарда шушы көннәрдә ачыла торган балалар ял итү үзәге өчен 2 тоннадан артык җиһаз бар.
"Бүген колонна "Донецк" үткәрү пунктында дәүләт чигенә җитте, анда таможня процедуралары узды. Хәзер бушату төгәлләнде инде, монтажга керешәбез, - дип сөйләде Руслан Насретдинов. - Без ноутбуклар, принтер, проектор, мәктәп кирәк-яраклары, иҗат өчен җыелмалар, футбол, баскетбол һәм волейбол туплары, өстәл уеннары, баллы күчтәнәчләр, шул исәптән башкорт балы алып килдек".
Шулай ук йөк составында - балалар уңайлы һәм чиста шартларда шөгыльләнә алсын өчен көнкүреш химиясе һәм дезинфекция чаралары.
Исегезгә төшерәбез, бу инде Руслан Насретдиновның Луганскига икенче сәфәре. Узганында ул төзелеш материаллары, китаплар һәм азык-төлек белән гуманитар йөкне озата барды, анда ярдәм Кызыл Луч һәм Петровское шәһәрләренә китерелгән иде.