+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июль 2022, 06:04

Луганск Халык Республикасына төзүчеләр юлланды

Төзүчеләр Уфаның "Кашкадан" ял паркын төзекләндергән иде.

Луганск Халык Республикасына төзүчеләр юлландыЛуганск Халык Республикасына төзүчеләр юлланды
Луганск Халык Республикасына төзүчеләр юлланды

Кичә Уфаның "Кашкадан" мәдәният һәм ял паркын төзүчеләр торак һәм социаль объектларны тергезү өчен Луганск Халык Республикасына китте. Аларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров озатып калды.

Яңартылган "Кашкадан" паркы проекты җитәкчесе Армен Абовян төзелеш-монтаж эшләрендә 32 белгеч катнашачак, дип сөйләде. Алар Красный Луч шәһәрендәге торак йортларны ремонтлаячак, шулай ук Петровский авылындагы 22нче гомуми белем бирү мәктәбен тергезәчәк. Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемен йөртүче уку йортын ремонтлауны 1 сентябрьгә тәмамларга планлаштыра.

- Сез бик мөһим эшкә алынгансыз. Донбасста яшәүчеләр сезнең ярдәмгә мохтаҗ, - диде Радий Хәбиров - Луганск Халык Республикасында хәлләр гади түгел, әмма без сезнең белән булачакбыз. Үзегезне саклагыз! Хәерле юл сезгә! - диде Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас