

Төбәк "Росреестр"ы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда бер ел эчендә хокук ияләреннән башка күчемсез милек объектлары саны 20 процентка кимегән (2021 елның июленә - 570 мең, 2022 елның июленә - 463 мең).
Күчемсез милек реестрында милекчеләр турында мәгълүматлар булмауның сәбәбе, кагыйдә буларак, мондый объектларның хуҗалары аларга хокукны "иске тәртиптә" рәсмиләштергән, ягъни дәүләт теркәве турындагы закон үз көченә кергәнче һәм әлегә кадәр алар белән бернинди теркәү гамәлләрен башкармаган.
- Күчемсез милек реестрын (ЕГРН) тутыру буенча урындагы үзидарә органнары белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә, республикада хокуксыз җир кишәрлекләре саны - 68 меңгә, төзелеш объектлары - 17,5 меңгә, күпфатирлы йортлардагы биналар саны 23,7 меңгә кимеде. Теркәлгән гражданнарның һәм эшкуарларның күчемсез милек реестрында булуы аларның милек мәнфәгатьләрен яклауга ярдәм итә, хокук ияләренә үз объектлары белән ирекле эш итәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук ЕГРН тутыру эше республикада «Пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру проектының бер өлеше булып тора, - дип сөйләде Башкортостан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.
ЕГРНда күчемсез милеккә хокуклар теркәлгән булуын "Росреестр" сайтында (www.rosreestr.gov.ru) "Хокук һәм чикләүләр" вкладкасында "Күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат" сервисы ярдәмендә тикшерергә мөмкин. Сервис бушлай, мәгълүмат реаль вакыт режимында чагыла.
"Электрон килешү.рф" проекты җитәкчесе, Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Камил Фазлыев ассызыклавынча, элек исәпкә алынган объектның хокук иясе, теләк буенча, элек барлыкка килгән хокукны дәүләт теркәве турында гариза белән үзе мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен аңа Күпфункцияле үзәккә паспорт һәм хокук билгели торган документ белән килергә кирәк. Бу очракта дәүләт пошлинасы алынмый.
Фото: rosreestr.gov.ru