Хәбәрне Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системасы - "Инцидент-менеджмент" теркәгән. "Мониторинг хезмәте Белорет районы хакимияте белән элемтәгә керде. Авылда суүткәргеч искергән һәм җитәрлек тирәнлеккә күмелмәгән. Шуның аркасында торбалар туңа да икән.
Проблеманы хәл итү өчен Шыгай авыл советы хакимиятендә авыл биләмәсе бюджеты исәбенә икенче скважина борауларга планлаштыралар.
Смета әзерләделәр, акча бүлеп бирделәр, конкурс үткәрделәр һәм подрядчыны сайладылар, ул 4 июльдә эшкә кереште. Һәм менә нәтиҗә - скважина борауланды, ә Үзәк урамда колонка куелды. Алга таба да эшлибез. Барыгызга да яхшылык телибез!" - дип яза үз сәхифәләрендә ЦУР.
Фото: ЦУР