Әлеге чараны Русия Федерациясе Финанс министрлыгы оештыра.
- Быел семинар-киңәшмәдә Русия Федерациясенең 34 төбәгеннән делегатлар катнашачак. Чараның пленар утырышының төп спикеры - Русия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров.
Семинар эшендә шулай ук халыкны социаль яклау өлкәсендә федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, сәламәтлек саклау, мәгариф, физик культура һәм спорт, дәүләт финанслары белән идарә итү, шулай ук коммерция карампгвнда булмаган социаль юнәлешле оешмалар вәкилләре катнашачак, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Фото: Башинформ.