Башкортстан Хөкүмәте йортында ел саен 28 июльдә билгеләнә торган PR-белгеч көненә багышланган тантаналы чара үтте. Премьер - министр Андрей Назаров исеменнән республика башкарма хакимияте органнары белгечләрен аның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов котлады.
Беренче вице-премьер әлеге юнәлеш өчен республика министрлыкларында һәм ведомстволарында җаваплы хезмәткәрләрнең югары һөнәри осталыгын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, төбәгебез соңгы өч елда Русия һәм чит ил мәгълүмат чараларында күбрәк танылды. Башкортстан башка төбәкләр фонында алдынгы мәгълүмати-сәяси каналлар арасында тора. Республика җитәкчелегенең халыкара һәм төбәкара элемтәләрне ныгыту, Донецк һәм Луганск халыкларына ярдәм күрсәтү, конгресс-күргәзмә эшчәнлеге һәм башка темалардагы эше публикацияләрнең темалары булып тора.
Шулай ук Рөстәм Моратов җыелганнарга республиканың инвестицион эшчәнлеген яктыртуга зур өлеш керткәннәре, сыйфатлы һәм кызыклы инфоповодлары өчен рәхмәт белдерде. Ахырда Рөстәм Моратов җыелганнарга һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырды.
Фото: pravitelstvorb.ru