+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 июль 2022, 16:19

Чишмә трассасында водительләрне тикшерү булды

Водительләргә таләпләр тагын да артачак.

Чишмә трассасында водительләрне тикшерү булдыЧишмә трассасында водительләрне тикшерү булды
Чишмә трассасында водительләрне тикшерү булды

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ аерым батальны көче белән "Ространснадзор" белән берлектә "Урал" М-5 федераль трассасының 1429 километрында пассажир транспортына киңкүләм тикшерүләр уздырылды. Берничә сәгать эчендә генә дә 150 автобус һәм пассажир ташучы автомобильләр тикшерелде, шул исәптән "Ларгус"лар да. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 27 очрагы ачыкланган.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе башлыгы Владимир Севастьянов Уфа - Яңавыл, Уфа - Инҗәр - Белорет, Уфа - Чишмә - Кыргыз-Миякә автомобиль юлларында рейд чараларын көчәйтү турында карар кабул итте. Моннан тыш, шәхси состав М-7 «Идел» федераль трассаларында, «Урал» М-5 һәм Уфа - Ырынбур трассаларында машина йөртүчеләрне туктатачак. Моның өчен трассаларга ЮХХДИнең аерым батальоны һәм махсуслаштырылган взводының ике өстәмә экипажы җибәреләчәк.

Муниципальара һәм шәһәрара җәмәгать транспорты линияләрендә эшләүче транспорт чараларын тикшерү көн саен уздырыла. Әлеге чараларның максаты - пассажир транспортында һәлакәтләрне киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау.

Транспорт чараларын эксплуатацияләүгә кертүнең төп нигезләмәләрен үтәүгә, шулай ук автобусларның техник торышын контрольгә алуга һәм автобус йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимына карата катгый таләпләрнең үтәлешенә аерым игътибар биреләчәк. Транспорт чарасын җитештерүче предприятиедә каралган саннан артык пассажирлар йөртү, "Д" категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган машина йөртүчеләр автобуслары белән идарә итү кебек таләпләр игътибарсыз калдырылмаячак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас