“Пространство мәгълүматларының милли системасын (НСПД) гамәлгә ашыру, хезмәтләрне санлаштыру турында фикер алыштык, хезмәттәшлекнең алдагы юлларын билгеләдек.
Башкортстанда “Росреестр” белән эш нәтиҗәле оештырылган. Без - НСПД дәүләт программасын гамәлгә ашыруда 20 пилот төбәк арасында. Олег Александрович билгеләвенчә, безнең мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү процессларын автоматлаштыру буенча шактый тәҗрибәбез бар, ул системаны формалаштырганда ярдәм итәчәк.
Республика Башлыгы белән очрашу вакытында Башкортстан «Туризм өчен җир» пилот проектында катнашачак, дигән карарга килдек. Бу безгә туризм үсешенә күбрәк инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Җайга салынган хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без урындагы үзидарә органнарының тулы электрон үзара бәйләнешенә күчтек. Башкортстан Идел буенда электрон гаризалар өлеше буенча 1нче урында тора.
Республикада Күпфункцияле үзәк белән нәтиҗәле эш җайга салынган. “Росреестр” хезмәтләренә барлык күрсәтелә торган хезмәтләрнең 30 проценты туры килә. 29 июньнән Күпфункцияле үзәк һәм “Росреестр”ның республика буенча идарәсе кәгазьсез документлар әйләнешенә күчте.
Без икътисадны санлаштыру буенча дәүләт өстенлекләрен тормышка ашыруга аерым игътибар бирәбез. Безнең «Интегро» системалы тикшеренүләр үзәге тарафыннан «Территория» комплекслы мәгълүмат системасы эшләнгән, ул муниципалитетларның һәм төбәкнең территорияләре, шулай ук шәһәр төзелеше үсеше белән идарә итү процессларын автоматлаштыра.
Безнең икенче партнерыбыз — «Геоскан-Уфа» компаниясе-концессион килешү кысаларында Уфа, Караидел һәм Нуриман районнарының геомәгълүмат базасын булдыру өстендә эшли.
Болар барысы да республиканың инвестицион, икътисади һәм социаль өлешенә сизелерлек йогынты ясый, халык һәм бизнес өчен күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга ярдәм итә”, — дип яза Премьер-министр Андрей Назаров.
Фото: Андрей Назаровның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.