+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Июля 2022, 07:25

Балаларның шатлыклы мизгелләре күбрәк булсын!

Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрендә Башкортстан балалар ял итү үзәге ачты.

Балаларның шатлыклы мизгелләре күбрәк булсын!Балаларның шатлыклы мизгелләре күбрәк булсын!
Балаларның шатлыклы мизгелләре күбрәк булсын!
Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрендә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе балалар ял итү үзәге ачты.
Ачылу тантанасында Красный Луч шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Рыбальченко һәм «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, партиянең төбәк башкарма комитеты секретаре урынбасары Руслан Насретдинов катнашты.
“Бу - безнең шәһәрдә беренче балалар ял итү үзәге. Ул безнең балалар өчен кызыклы булыр һәм анда барысы да килерләр дип уйлыйм. Безнең балалар физик һәм интеллектуаль яктан үсәргә тиеш. Балалар — безнең киләчәгебез, һәм безнең бурыч — аларга шатлык бүләк итү, аларның күңелләрен яхшылыкка, республиканың якты киләчәге хакына ачу”, - диде Сергей Рыбальченко һәм Башкортстан Республикасы Башлыгына, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбировка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Балалар өчен ял итү үзәге өстәл уеннары, мультимедиа һәм музыка җиһазлары, канцелярия, спорт инвентаре белән тулысынча тәэмин ителгән.
Үз чиратында Руслан Насретдинов билгеләп үткәнчә, партия Донбасс территориясендә ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
"Без үзәкне җәй көне, каникуллар вакытында ачарга тырыштык, хәзер балаларның иҗат һәм уеннар өчен вакыты бар. Мондый үзәк ачу балаларга файдалы эш белән шөгыльләнергә һәм авыр уйлардан арынырга мөмкинлек бирәчәк. Төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар иҗади үсеш, спорт белән шөгыльләнә ала, бу аларга тизрәк бәхетле балачакка кайтырга ярдәм итәчәк", - дип белдерә Руслан Насретдинов.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас