

Зур бәйрәмнең беренче көне сайлап алу ярышларына багышланачак. 30 июльдә узачак фестивальнең эшлекле программасы кысаларында анда катнашучылар Башкортстанда елкычылык тармагын селекция һәм технологик тәэмин итүнең, шулай ук башкорт токымын алга таба камилләштерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Башкорт аты - максималь табигый килеп чыккан уникаль токым. Ягъни кеше аның эволюцион процессына тыкшынмаган диярлек. Башкорт аты күптән кулга ияләшкән, әмма табигый тормыш рәвешенә якынлыкны шактый дәрәҗәдә саклап калган. Бу токым Башкортстаннан читтә дә – Татарстанда, Чиләбе өлкәсендә һәм Калмыкиядә таралган. э
Бу хакта "Баймакский вестник" гәзите яза. Тулырак https://bv02.info/news/obshchestvo/2022-07-29/potomki-tarpanov-bashkirskaya-aborigennaya-loshad-2890327) сылтамасы аша укырга була.
bashhorsefest
Фото: Башинформ.