+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июль 2022, 07:15

Башкортстан белән Приморье крае тәҗрибә алмаша

Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары Приморье крае Хөкүмәте рәисе урынбасары Николай Стецко белән эшлекле очрашу уздырды.

Башкортстан белән Приморье крае тәҗрибә алмашаБашкортстан белән Приморье крае тәҗрибә алмаша
Башкортстан белән Приморье крае тәҗрибә алмаша


Республика ягыннан Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Башкортстан тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева катнашты.
Яклар икътисад һәм инвестицияләр, авыл хуҗалыгы, сәүдә, туризм һәм тышкы икътисади эшчәнлек өлкәләрендә эшнең төп юнәлешләре буенча тәҗрибә алмашты. Киңәшмә барышында шулай ук Приморье краеның «АпиМир» халыкара умартачылык форумында катнашу мәсьәләсе дә каралды.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас