+18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июль 2022, 12:15

Баймакта мәргән укчылар да җыелды

"Башкорт аты" башкорт токымлы атларның республика фестивале кысаларында Баймак районында традицион җәядән ату буенча "Мәргән укчы" төбәкара фестивале уза.

Баймакта мәргән укчылар да җыелдыБаймакта мәргән укчылар да җыелды
Баймакта мәргән укчылар да җыелды

Быел анда Башкортстан, Калмыкия, Пермь крае, Әстерхан, Чиләбе, Омск өлкәләреннән, Екатеринбург һәм Мәскәүдән 100гә якын иң яхшы укчы катнаша.
Ярыш ике номинациядә үткәрелә.
"Мәргән укчы" - төрле милләт вәкилләрен берләштерә торган масштаблы проект. Ул халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалауга һәм өйрәнүгә юнәлтелгән. Традицион башкорт уеннарының бер төрен популярлаштырудан тыш, "Мәргән укчы" хәрәкәте милли этник кием киюне дә пропагандалый. Фестиваль 2016 елдан бирле үткәрелә. Кыска гына вакыт эчендә ул республикада гына түгел, ә аннан читтә дә популяр булды. Төрле елларда анда Германия, Төркия, Литва, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Словакия, Дагыстан, Русия һәм Башкортстан төбәкләреннән килгән иң яхшы спортчылар катнашты.
Бу хакта "Баймакский вестник" гәзите яза.

bashhorsefest

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас