+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июль 2022, 16:50

Быел республикада 46 кеше, шул исәптән 6 бала батып үлгән

Башкортстанда суда кешеләр үлеменең төп сәбәпләрен атадылар.

Быел республикада 46 кеше, шул исәптән 6 бала батып үлгәнБыел республикада 46 кеше, шул исәптән 6 бала батып үлгән
Быел республикада 46 кеше, шул исәптән 6 бала батып үлгән
Хөкүмәт йортында агымдагы су коену сезонында халыкны хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча республика гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Утырыш республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә узды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре башлыклары катнашты.

Вице-премьер авыл хакимиятләре, район хезмәтләре вәкилләренә, республиканың су объектларында профилактика эшен оештыруда актив катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы су коену сезонында гомум эш нәтиҗәсендә 115 кеше коткарылган.
"Республикада суда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау өчен чаралар күрелә. Рәсми пляжлар ачыла, бүгенге көндә 121 пляж эшли. Моннан тыш, халыкка суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында даими рәвештә хәбәр итү бара. Профилактик рейдлар үткәрелә, халыкка киңкүләм мәгълүмат чаралары, хәбәр итү системасы аша даими хәбәр ителә. Димәк, бу җитәрлек түгел. Алга таба фаҗигаләргә юл куймас өчен эшне көчәйтергә кирәк", - дип ассызыклады Ирек Сәгыйтов.

Рәсми мәгълүматларга караганда, ел башыннан су объектларында 46 кеше, шул исәптән 6 бала батып үлгән. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, кешеләр һәлак булуның иң еш сәбәпләре арасында җиһазландырылмаган урыннарда су коену, алкоголь куллану, балалар өлкәннәр тарафыннан игътибар җитмәү аркасында һәлак була.

Утырыш нәтиҗәләре буенча республика премьер-министры урынбасары муниципалитетларның хакимият башлыкларына су объектларында кешеләр үлемен кисәтү буенча чаралар күрергә , шул исәптән җиһазландырылган пляжларны ачу буенча эшне төгәлләргә кушты. Шулай ук профилактик төркемнәр эшенә төзәтмәләр кертергә һәм әлеге төркемнәр эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү критерие буларак, алар тарафыннан административ хокук бозу турында төзелгән беркетмәләрнең исәбен алырга йөкләнде.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас