

Бу хакта 28 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә узган "Инвестсәгать"нең чираттагы утырышы барышында билгеле булды. «Байтуган» җәмгыяте проекты буенча кертелгән инвестицияләр күләме - 58 миллион сум, 23 эш урыны булдыру планлаштырыла.
- Проект белән «Урал» М-5 трассасында кафе, заправка, кунакханә, кибет һәм автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү станциясе булган заманча комплекс төзү күздә тотыла, - дип аңлатты Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Бу - безнең республика Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы белән уртак эшебез. Безнең яктан Үсеш корпорациясе менеджерлары проектның финанс моделен һәм бизнес-планын эшләде, консультация һәм методологик ярдәм күрсәтте.
Масштаб проекты статусы «Байтуган» компаниясенә дәүләттән сату-алуларсыз җир кишәрлеге бирү рәвешендә, шулай ук транспорт һәм инженерлык инфраструктурасына чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр рәвешендә ярдәм алырга мөмкинлек бирә.