+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июль 2022, 07:10

Конкурентлык сәясәте буенча дәүләт комитеты семинар үткәрде

28 июльдә Башкортстан Республикасының Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты Башкортстан Республикасының дәүләт заказчылары өчен онлайн режимда семинар үткәрде.

Конкурентлык сәясәте буенча дәүләт комитеты семинар үткәрдеКонкурентлык сәясәте буенча дәүләт комитеты семинар үткәрде
Конкурентлык сәясәте буенча дәүләт комитеты семинар үткәрде


– Дәүләт комитеты тарафыннан мондый чаралар даими рәвештә үткәрелә, Башкортстан заказчылары АТМО эшендә соңгы үзгәрешләр һәм техник аспектлар турында хәбәрдар булсын, система белән эшләү буенча кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр алсын өчен, - дип билгеләп үтте Комитет рәисе Гөлшат Арсланова. Киңәшмә кысаларында дәүләт комитеты хезмәткәрләре төзелгән һәм үтәлгән контрактлар буенча тәэминатчылар рейтингын автомат рәвештә кую функционалы эше турында сөйләделәр, шулай ук кече сатып алуларны тормышка ашырганда заказчылар очраша торган проблемаларны карадылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас