+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июль 2022, 15:30

Луганскига унтугызынчы гуманитар колонна озатылды

Башкортстаннан гуманитар йөк салынган унтугызынчы автоколонна Луганск Халык Республикасының Петровка мәктәбенә юл алды.

Луганскига унтугызынчы гуманитар колонна озатылдыЛуганскига унтугызынчы гуманитар колонна озатылды
Луганскига унтугызынчы гуманитар колонна озатылды
Бүген, 29 июльдә, Луганск Халык Республикасына Башкортстаннан гуманитар ярдәмнең яңа партиясе китте. Бу инде 19нчы автоколонна, ул генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендәге 22нче Петровка мәктәбенә юл тотачак.

Колонна җиде автофургоннан тора. Гуманитар йөк составына 76 тонна төзелеш материаллары һәм гомуми белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт үткәрү өчен инструментлар керә.

Гуманитар йөкне озатуда Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров катнашты.

"Объектта хәзер Уфа төзүчеләре эшли, якын арада аларның саны йөз кешегә кадәр артачак, чөнки 1 сентябрьгә кадәр мәктәпне капиталь ремонтлауны төгәлләү бурычы куелган, - дип билгеләп үтте Фәрит Гомәров. - Киләсе атнада тагын төзелеш материаллары, шулай ук махсус уку сыйныфлары өчен мебель һәм җиһазлар, мәктәп кирәк-яраклары алып барырга планлаштырабыз, Петровский шәһәре балалары яңартылган бинада гына түгел, ә яңа компьютер сыйныфларында заманча әсбаплар буенча да укый алсыннар".

Донбасс халкына гуманитар ярдәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча күрсәтелә. Элегрәк республика 18 гуманитар йөк җибәргән иде. Йөкләр составына азык-төлек, медикаментлар, төзелеш материаллары, дәреслекләр һәм канцтоварлар, беренче кирәк-яраклар керде.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас