+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 июль 2022, 21:15

Ат чабышларына меңнәрчә кеше җыелды

Башкорт атлары фестивале уза торган махсус кырда "Ылак" финал уены һәм ат чабышлары башланды.

Ат чабышларына меңнәрчә кеше җыелды
Ат чабышларына меңнәрчә кеше җыелды

"Ылак" уены финалына кичә Казахстан һәм Баймак районы командалары чыкты. Казахстан командасы бик көчле һәм баймаклыларга беренче периодта авырга туры килде.

Бер үк вакытта ат чабышлары да башланды, анда Башкортстаннан гына түгел, Русиянең төрле төбәкләреннән дә спортчылар катнаша. Барлыгы алты чабыш булачак. Беренчесендә ике яшьлек башкорт токымлы атлар чабачак, икенчесендә – өч яшькә кадәр башкорт атлары. Өченче чабышта чиста токымлы атлар чаба. Дүртенчедә - дүрт яшьтән башкорт атлары. Бишенче узышта башкорт атлары 7 километр чабып узачак. Алтынчы чабышта барлык токымдагы атлар 8 әйләнә чабачак, бу бик күп.

Граф күле янында узучы ат чабышларына берничә мең баймаклы җыелды. Беренче йөгереш җанатарлар тавышы астында үтте. Ат чабышлары Баймак районында бик популяр. Киеренке көрәштә узышны "Миранда" атында Борис Турсунбаев отты. Икенче чабыш та бик кызу булды. Анда 24 спортчы катнашты. Илнур Кадыргулов җиңде.

Ат чабышлары һәм "Ылак" уены финалы дәвам итә.

Автор: Сергей Чудаков
Автор фотосы.
Чыганак: "Баймакский вестник"
https://bv02.info/news/sport/2022-07-30/na-spetsialnom-pole-gde-prohodit-festival-bashkirskoy-loshadi-nachalis-finalnaya-igra-ylak-i-skachki-2892723

Теглар:bashhorsefest

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: