Аерым алганда, Калмыкия һәм Башкортстан республикалары арасында төрле өлкәләрдә берничә эшлекле килешүгә кул кую планлаштырыла.
Бату Хасиков Баймак районына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка калмык атына сертификат тапшырды.
- Безнең тарихыбыз, мәдәни кыйммәтләребез уртак, - диде Бату Хасиков. - Ике төбәк арасында дуслык ныгысын гына.
Радий Хәбиров, үз чиратында, калмык коллегасына башкорт атына сертификат һәм йөгән бүләк итте.
Автор: Дмитрий Фадеев.
Чыганак: "Баймакский вестник"