

Чара чикләрендә художество кәсепләре остаханәләре, ат җигү өчен кирәк-яракларны әзерләү белән шөгыльләнүче осталар, һөнәрчеләр катнаша.
Конкурста катнашучыларның берсе - Рамил Әлмөхәммәтов. Ул Баймак районының Икенче Эткол авылыннан. Елкычылык белән күптән шөгыльләнә, аучы да. Конкурска ул ат сбруйлары, үзе эшләгән тарантас, кашавай чаналар алып килгән.
- Чананың табанына юкә агачын кулландым. Аучылык чанасын кыш көне сунарга кулланам, ат көткәч, көндәлек хуҗалыкта башка чаналар кулланыла. Шулай ук ат җигү өчен кирәк-яракларны да үзем эшләдем. Оныгым Мирҗан да ярдәмләшә, - ди Рамил Омурзак улы.
Учалы районының Кече Казаккул авылыннан Кәрим Мостафин йөгәнләрне бизәкли, шулай ук ат җигү өчен кирәк-яракларны заказ буенча җитештерә. Мәйданда төрле төбәкләрдән килгән осталарның кул эшләре, авыл хуҗалыгы товарлары күргәзмәләре урын алган.
Автор: Кәримә Усманова.
Автор фотосы.
Теглар:bashhorsefest