+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 июль 2022, 14:45

Һәр кымызның үз тәме

Баймак районында «Башкорт аты» фестиваленең икенче көне кысаларында республика кымыз ясаучыларының 16нчы конкурсы уза.

Һәр кымызның үз тәме
Һәр кымызның үз тәме

Анда Баймак, Белорет, Әлшәй, Дәүләкән, Ярмәкәй һәм башка районнардан район этабында җиңгән 18 кеше катнаша.

Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда төбәктә башкорт токымлы атларның баш саны арту күзәтелә, бу бик сөендерә.

- Безнең республикада бу - башкорт токымлы атлар белән бәйле беренче чара. Бер урында бүген бу тармакта илнең 20дән артык төбәгеннән һәм башка илләрдән компетентлы белгечләр җыелды. Бу спорт чарасы гына түгел, республика өчен ат үрчетүдә азык-төлек юнәлеше дә мөһим. Хәзер уза торган кымызчылар конкурсында башкорт кымызының барлык төрләрен дә тәмләп карарга, аның тәмен һәм сыйфатын чагыштырырга була. Традицион продуктны коммерцияләштерергә кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре моның белән акча эшләргә тиеш, бу тармак файдасына булачак, - дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов.

Башкорт кымызының тәмен Калмыкстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Тимур Гаваев та бәяләде.

- Башкортстанның мәдәнияте, табигате бик бай, авыл хуҗалыгы бик нык үсешкән. Без сезгә тәҗрибә уртаклашырга килдек. Безнең калмык токымлы атлар тышкы яктан да, күп кенә характеристикалар буенча да башкорт токымына охшаган, - диде ул.

Дәүләкән районыннан Сания Нигъмәтуллина - КФХ хуҗасы. Хуҗалыкта классик кымыз ясыйлар. Аның 92 биясе көн саен 200-250 литрга якын сөт бирә.

Әбҗәлил районыннан Хибатовлар гаиләсендә кымызчылык традицияләре буыннан-буынга тапшырыла. Ильяс Хибатов сүзләренә караганда, хуҗалыкта 50 баш савым биясе һәм 250 баш эре терлек асрала. Хибатовлар киләчәктә дә эшне киңәйтергә һәм ат итеннән ясалган деликатеслар җитештерү белән шөгыльләнергә планлаштыра.

«Акбүзат» елкычылык һәм ат спорты буенча компетенцияләр үзәгенең баш зоотехнигы Тәхәви Вәлиев сөйләвенчә, атларның кайда йөрүенә карап, кымызның тәме аерыла. Тау кымызының тәме урман-даланыкыннан ким түгел, ләкин аларның һәрберсендә ат туклана торган үләннең җиңелчә тәме дә бар. Бу хакта "Баймак хәбәрләре" язган.

Автор: Алсу Муллахмәтова.
Фото: Алсу Муллахмәтова.
Чыганак: bv02.info

Автор:Резеда Галикәева
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас: