Чарада елкычылык хуҗалыклары һәм токымчылык репродукторлары, зоотехниклар, генетика, селекция һәм атларны хәләл үрчетү өлкәсендәге гыйльми берләшмә вәкилләре катнаша. Алар Башкортстанда елкычылык тармагын селекция һәм технологик яктан тәэмин итүнең мөһим мәсьәләләрен, бу өлкәдә эшкуарлыкның төп юнәлешләрен, проблемаларны, шулай ук токымны камилләштерү юлларын өйрәнә.
Эшлекле программа мәйданчыгының модераторы - авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов. Спикерлар - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ираида Әбүбәкирова, "Тулпар" җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Сырлыбаев һәм башкалар.
Чара кысаларында елкычылык һәм башкорт хәләл атларын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Автор: Кәримә Усманова.
Автор фотосы.
Теглар: bashhorsefest