Кадерле өлкәннәр! Балага юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату өчен мөмкин булган бар уңайлы мәлне файдаланыгыз.
Аның игътибарын урамда машиналарның, автобусларның, трамвайларның күп булуына юнәлтегез. Ә анда билгеле бер тәртип бар. Машиналарның ничек йөрүе, кешеләрнең тротуарлар буйлап хәрәкәт итүе турында сөйләгез.
Бала белән урам аша чыкканда үзегезнең мисалыгызда элек сулга, шуннан уңга карарга кирәклекне аңлатыгыз, күрсәтегез. Урамны кырыйдан түгел, ә турыдан үтегез. Автобусны һәм троллейбусны - арттан, ә трамвайны алдан әйләнеп үтәргә икәнен исегездә тотыгыз!