Республика белән идарә итү үзәгенең мәгълүмати системалары —“Инцидент-менеджмент” һәм Кире элемтә платформасы —25-31 июльдә 4 179 хәбәр теркәгән. Бу узган атнадагыга караганда 219га кимрәк.
Төп темалар бишлеге менә шулай күренә:
- төзекләндерү-832,
- юллар-744,
- торак-коммуналь хуҗалык – 491,
- социаль хезмәт күрсәтү – 392,
- сәламәтлек саклау / медицина-260.
Агымдагы елның 27 июненнән 31 июленә кадәр мәгълүмат системалары 21 262 мөрәҗәгатьне теркәгән. ЦУР муниципалитетлар, министрлыклар һәм ведомстволардагы коллегалары белән бергә бу чорда 21 530 мөрәҗәгать (бер атна элекке белән чагыштырганда 268гә артык) эшкәрткән.
Тулырак — слайдларда.