1 августта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә узган киңәшмәдә шәхси газ җиһазлары булган күпфатирлы йортларда җилләтү һәм төтен суырту системаларының бозылу очракларын бетерү буенча эшләрне оештыру һәм башкару барышы турында фикер алыштылар.
Бу проблема язын, торак йортларны газ белән тәэмин итү системаларыннан өзә башлагач, аеруча кискенләште.
- Күпфатирлы йортлардагы биналарның милекчеләре гомум милекне тиешле хәлдә тотарга һәм сакларга тиеш. Махсуслаштырылган оешмалар үз эшләрен башкаруга формаль карашны туктатырга тиеш. Ә идарәче компанияләр, йортларны карап тотуга акча җыеп, системаларны ремонтлау өчен тиешле фондларны формалаштыруны тәэмин итәргә тиеш. Килеп туган хәл агымдагы, капиталь ремонт һәм реконструкция таләпләре турында мәгълүматны үз эченә алган газ җиһазлары булган күпфатирлы йортларны мониторинглау системасын эшләү һәм булдыру кирәклеген раслады, — диде Андрей Назаров.
Күпфатирлы йортларда җилләтү һәм төтен суырту системаларын эксплуатацияләү буенча күрелгән чаралар турында торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев хәбәр итте. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы системаларның эшкә яраклылыгын тергезүнең берничә вариантын карарга тәкъдим итә.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56811