+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2022, 16:40

Авыл туристларның яраткан ял урынына әйләнәчәк

Радий Хәбиров иң кызыклы проектларның берсе турында сөйләде.

Авыл туристларның яраткан ял урынына әйләнәчәк
Авыл туристларның яраткан ял урынына әйләнәчәк
“Ата-бабаларыбыз нинди генә эшкә тотынса да, һөнәри якын килүләре гаҗәеп. Мәләвез районының Воскресенское авылындагы бакыр эретү заводы диварларында салынган кирпечләр бүгенге көнгә сакланып калган, хәтта металл закладкалары да үз урынында тора. Ә бит төзелеш башланганнан бирле инде 300 елга якын вакыт узган...

Бу - без әлеге вакытта эшли торган иң кызыклы проектларның берсе. XVIII гасырда төзелгән элекке Воскресенский бакыр эретү заводы хәрабәләре федераль әһәмияттәге шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле дип танылды.

Күп эшләр башкарылды инде. Мәйданчыкны тигезләделәр, җәяүлеләр өчен юллар салдылар, видеокүзәтү белән җиһазландырылды, яктырткычлар урнаштырдылар, кечкенә генә амфитеатр төзелде. Тиздән бәдрәф белән заманча визит-үзәк, һөнәрчеләр өчен ике сәүдә павильоны эшләтеп җибәрәчәкбез. Һичшиксез, балалар өчен уен мәйданчыгы булачак. Агачлар, куаклар, чәчәкләр утыртачакбыз.

Икенче этапта буа янындагы мәйданчыкны һәм җир валын төзекләндерергә планлаштырабыз. Ә тагын стадионны тергезергә, мангал зонасы оештырырга, киләчәктә кемпинг һәм глэмпинг булдырырга кирәк. Кызыксынган эшкуарлар да бар.

Воскресенское авылының “Торатау” геопаркы территориясендә урнашуы бик мөһим. Вакыт узу белән авыл туристларны җәлеп итү үзәге һәм яңа маршрутның мөһим ноктасы булачагына ышанам.

Ә безнең бурыч — бу һәм башка уникаль һәйкәлләрне тергезү һәм саклау, архитектура һәйкәлләрен урындагы халык һәм туристлар өчен кызыклы итү. Акрынлап эшләячәкбез”, — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.
 
Фото: bashinform.ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: