+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2022, 13:40

Авылларда меңгә якын яңа контейнер урнаштырылачак

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы ярдәмендә Башкортстан авылларында 300дән артык каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыгы төзеләчәк.

Авылларда меңгә якын яңа контейнер урнаштырылачак
Авылларда меңгә якын яңа контейнер урнаштырылачак
Быел республикада “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль дәүләт программасы кысаларында 300дән артык каты коммуналь калдыклар туплау мәйданчыгы төзеләчәк. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы программаның әлеге юнәлеше буенча авыл муниципалитетларына 25,7 миллион сум субсидия бүлеп бирәчәк.

- Мәйданчыкларны төзекләндерү - безнең авылларда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруда иң мөһим факторларның берсе, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Ә бу кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә дә, территориянең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә дә йогынты ясаячак.

Быел бүлеп бирелгән акчалар төбәкнең авылларында меңгә якын яңа контейнер урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, программа шартлары нигезендә, федераль һәм төбәк бюджетларыннан субсидияләр каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары бәясенең 70 проценты күләмендә бүлеп бирелә. Калган өлешен муниципалитет финанслый.

 
 
 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: