+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2022, 18:05

Башкортстанда глэмпинглар саны 38 объектка җитте

Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы төбәктә ял итәргә теләүчеләр өчен гамәлдәге глэмпинглар исемлеген төзеде.

Башкортстанда глэмпинглар саны 38 объектка җитте
Башкортстанда глэмпинглар саны 38 объектка җитте

Аңа 38 туристик объект керде. Яңа локацияләрне ачуда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкарлык башлангычына ярдәм итү” һәм “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе”гомумдәүләт проектлары кысаларында эшкуарларга бирелә торган дәүләт ярдәме чаралары зур роль уйный.

— Чыннан да, Башкортстанда экотуризм көчәя бара. Глэмпинг кебек ял төрен оештырырга мөмкин булган матур һәм уникаль урыннар бездә бик күп, шуңа күрә бу бизнеста уңышка ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: республикада беренче объект 2020 елда барлыкка килде. Ахыр чиктә, модульле кунакханәләр челтәре үсеше туристлар агымын арттыруга, яңа эш урыннары булдыруга һәм бюджетка салым керемнәренең артуына ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Гамәлдәге глэмпинглар исемлеге белән Башкортстан Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы сайтында танышырга була . Документ даими рәвештә тулыландырылып торачак. Якын арада республикабызның иң матур почмакларында берничә объект ачу планлаштырыла.

Башкортстан җитди туристик потенциалга ия. Соңгы елларда экология туризмы, шул исәптән глэмпинглар да бу өлкәдә трендларның берсе булды. Дәүләт ярдәме белән республика халкын гына түгел, илнең төрле почмакларыннан килгән кунакларны да җәлеп итә торган яңа локацияләр, маршрутлар барлыкка килә. Күптән түгел ачылган Natura Park глэмпингы мондый эшнең үрнәге булып тора.

Бизнеска дәүләт ярдәме чаралары буенча консультацияне "Минем бизнес" үзәгендә ( +7 (347) 224-99-99 телефоны аша), шулай ук бизнес-шерифлардан алырга була.


Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: