-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2022, 16:10

Урамда сатылучы яшелчә-җимешне ничек сайлап алырга?

Яңа өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимешләр мөмкин кадәр файда китерсен өчен аларны дөрес сайлый белергә кирәк. Нәрсәгә игътибар итәргә?

Урамда сатылучы яшелчә-җимешне ничек сайлап алырга?
Урамда сатылучы яшелчә-җимешне ничек сайлап алырга?
— Авыл хуҗалыгы продукциясен сату урынына аерым игътибар итегез. Аны махсус сәүдә урыннарында — авыл хуҗалыгы базарларында, кибетләрдә, павильоннарда алырга тәкъдим ителә, чөнки анда ветеринария күзәтү органнары карамагындагы лабораториялардә санитар-ветеринария экспертизасы үткән товар сатыла. Бу авыл хуҗалыгы продукциясенең хәвефсезлеген гарантияли.

— Авыл хуҗалыгы продукциясен законсыз сәүдә итү урыннарында, трасса буйларында, стихияле базарларда сатып алырга ярамый. Мондый азык-төлек сәламәтлеккә зыян китерә, йогышлы авыруларның таралуына булышлык итә.

— Сатып алганда сәүдә нокталарының санитар-техник һәм гигиена торышына, персоналның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәвенә һәм чиста санитар киемдә булуына игътибар итегез.

— Җиләк-җимешнең тышына игътибар итегез, ул зарарланмаган булсын. Кавын-карбызларны кисәкләп сатып алмагыз.

— Сабагы белән сатылган помидор алганда аларның сабагына игътибар итегез — әгәр дә алар ныклы, яшь һәм яшел икән, димәк, түтәлдән күптән түгел алынган. Ә инде сабаклары кипкән икән — томат киштәдә күптән ята.

— Бәрәңге сатып алганда аның төсенә карагыз: яшел төстәге таплар булса, сатып алудан баш тартыгыз. Бу озак вакыт кояш астында ятканда була, һәм анда сәламәтлек өчен зыянлы матдә — соланин җыела.

— Кишер сайлаганда да аның төсенә игътибар итегез. Ул бер төстә, сары һәм яшел тапларсыз булырга тиеш.

— Алма аласыз икән, аның кабыгына игътибар итегез. Әгәр дә ул шома һәм кулга ябышып тора икән, димәк, җимеш дифенил (азык-төлек консерванты) белән эшкәртелгән. Аны су белән юып бетереп булмый, шуның өчен алманың кабыгын әрчеп ашарга киңәш ителә.

- Табигый булмаган эре, тигез һәм чагу яшелчәләрдән сак булырга кирәк. Аеруча эре, идеаль формадагы яшелчә һәм җиләк-җимеш, кагыйдә буларак, ашламалар кертеп үстерелә.

— Карбыз сатып алу өчен иң яхшы вакыт — август һәм сентябрь. Бу аның табигый өлгерү чоры. Иртә сатылган карбызлар өлгереп җитмәгән яки нитратлары күп була.

— Яшелчә-җимешләрне агып торган су астында юыгыз. Әгәр аларны сатып алган көнне ашарга уйламыйсыз икән, юмый гына суыткычка алып куегыз.

— Җиләк-җимеш сайлаганда өлгергән, сыйфатлы җимешнең коры, бер төстә, зарарланмаган кабыклы һәм хуш исле булуына игътибар итәргә кәрәк.

Шушы киңәшләрне үтәсәгез, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген сакларсыз!

Башкортстанда "Роспотребнадзор"ның кайнар линиясе: 8 (800) 700-90-30 (дүшәмбе-җомга – 10.00-16.00, тәнәфес – 12.00-12.45).


#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан

 
 
Фото: domodedovod.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: