-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 август 2022, 17:15

Пассажирлар хәвефсезлеге игътибар үзәгендә

Республика юлларында соңгы ике атнадагы коточкыч юл һәлакәтләреннән соң пассажир автобуслары водительләрен тикшерү башланды.

Пассажирлар хәвефсезлеге игътибар үзәгендә
Пассажирлар хәвефсезлеге игътибар үзәгендә

Башкортстанның баш дәүләт инспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итүенчә, аварияләрне киметү максатында Уфа – Яңавыл, Уфа – Инҗәр – Белорет, Уфа – Чишмә – Кыргыз-Миякә юлларында рейд чаралары оештырыла. ЮХХДИ экипажлары водительләрне М-7, М-5 һәм Уфа – Ырынбур трассаларында да туктатачак. Махсус операция өч атна дәвам итәчәк. ЮХХДИнең Кырмыскалы районы буенча бүлекчәсе инспекторлары белән бергә шундый рейдта үземә дә катнашырга туры килде.

Әлбәттә, Уфа - Ырынбур автоюлында, иртәнге 8 булуга карамастан, җанлылык хакимлек итә. Дүшәмбе булгангамы, Уфа ягына транспорт агымы аеруча зур. Әлеге операция дә автобуслар хәрәкәте күп булган вакытта - иртәнге 6дан 10.00га кадәр дәвам итте.

Уфа – Ырынбур автоюлының 39нчы километрында Уфа, Стәрлетамак, Кырмыскалы районнары экипажлары – ЮХХДИнең юл-пост хезмәте аерым батальоннары барлык автобуслар һәм кешеләр ташу белән шөгыльләнүче “Ларгус” автомобильләрен туктатып тикшерә. Тәү чиратта, ул водительнең документларын барлау белән башлана. Шул ук вакытта инспекторлар транспорт чараларының техник торышын, кирәкле юл танытмаларын, техниканың тахограф, аптечка, огнетушитель белән җиһазландырылуын һәм водительләрнең билгеләнгән хезмәт белән ял тәртибен үтәвен тикшерә. Автобуслардагы пассажирлар саны да исәпкә алына.

Менә Кырмыскалы районы территориясендә дә берничә сәгать эчендә йөзләгән пассажир автобусы һәм "Ларгус” туктатылды, административ хокук бозулар турында унлаган беркетмә төзелде. Шулай, “Ларгус”ка идарә итүче үзенең гаебен таныды һәм җитешсезлекне тиз арада бетерергә вәгъдә бирде. Аның автомобиле газга көйләнгән, ә махсус документлары юк. Кешеләр ташу белән шөгыльләнгәндә хәвефсезлек тәү чиратта булырга тиеш. Ә әлегә аңа 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Шулай ук туктатылган байтак автобусларда әллә ни зур җитешсезлекләр ачыкланмады. Байтак водительләрнең иңендә зур тәҗрибә ятуы һәм пассажирлар ташу белән беренче ел гына шөгыльләнмәүләре күренеп тора. Мәсәлән, “Стәрлеткамак – Уфа” маршрутында барысы да тәртиптә. Документларны карап чыкканнан соң, инспекторлар салонга үтте. Пассажирлар хәвефсезлек каешлары белән эләктерелгән, күренгән урында гына - огнетушитель, ә аптечканы водительдән сорап алырга кирәк, анысы да берәү генә түгел, ә икәү.
Салондагы пассажирлар өчен тулысынча водитель җавап бирә. Кемдер, кисәтүдән соң да, водительнең сүзен игътибарга алмый хәвефсезлек каешын эләктермәгән икән, җаваплылык водительгә ята. Димәк, административ хокук бозу өчен штрафны да аңа туләргә туры киләчәк. Менә Салават шәһәреннән Уфага юлланган автобуста да нәкъ шундый күңелсез хәл килеп чыкты.

ЮХХДИнең Кырмыскалы районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Рахманкулов билгеләвенчә, әлеге чараның төп максаты – пассажир транспортында һәлакәтләрне киметү, автобус водительләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

- Водительләр дә, пассажирлар да, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен төгәл үтәсә, бер-берсенә ихтирамлы һәм игътибарлы булса, аварияләр дә, югалтулар да бу кадәр булмас иде, - ди Ринат Раил улы, юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Руль артына утыручылар үзләре генә түгел, башкаларның гомере өчен дә җаваплы булуларын онытмасыннар иде. Юл хаталарны гафу итми!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: