Метеорологлар августта Башкортстанда һава торышына фаразларын бирде. “Росгидрометүзәк” белгечләре әзерләгән Гидрометеорология бюллетене мәгълүматлары буенча, августта илнең күпчелек өлешендә һава температурасы уртача еллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә (15,5-16,9 градус җылылык) көтелә.
Русиянең Европа өлешендә явым-төшемнәр саны шулай ук норма чикләрендә булачак, әмма Идел буе федераль округының көньяк һәм көнчыгышында (аерым алганда, безнең республикада да) алар нормадан кимрәк булачак.
Шулай итеп, Уфада уртача айлык явым-төшем нормасының 75 проценты гына көтелә (норма - 54 мм), һава температурасы шул ук вакытта бу җирлектәге климат нормасыннан 1,1 градуска югарырак булырга мөмкин (17,6 градус). Димәк, августта кояшта кызынырлык җылы көннәр булачак әле.
Фото: noimd.mirtesen.ru