+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 август 2022, 15:15

Халык авыллар арасындагы юлларга зарлана

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә республикада юлларның торышы турында яза.

Халык авыллар арасындагы юлларга зарлана
Халык авыллар арасындагы юлларга зарлана
“Башкортстанда юл эшләренең иң кызган чагы, планлаштырылган күләмнең 40 проценты үтәлгән инде. Төзелеш сезоны ахырына без гомум озынлыгы 349 километр булган төбәк һәм муниципальара 197 юлны ремонтларга планлаштырабыз.

Безнең бурыч зур — 2027 ел ахырына республикада юлларның 85 процентын норматив халәткә җиткерү. Моның өчен безгә 985 километр юлны ремонтларга кирәк, бу без 2022-24 елларга территориаль заказга салган 450 километрдан тыш.

Муниципаль һәм урындагы әһәмияттәге юллар - аерым тема. Аларның торышы еш кына республика һәм федераль әһәмияттәге юлларның торышыннан начаррак. Авыл һәм шәһәр юлларына, бигрәк тә авыллар арасындагы юлларга, барыннан да бигрәк халык зарлана.

Урыннарда еш кына ремонт эшләренә акча җитми, һәм без муниципалитетларга урындагы юлларны карап-тоту өчен өстәмә рәвештә 5әр миллион сум акча бүлеп бирергә карар кабул иттек”, — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: