+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 август 2022, 20:50

Башкортстанда экологик эшләр атналыгы башлана

Бәйрәм, ял көннәрендә республика халкы һәм кунаклары күл, елга ярларында, урман, табигый паркларда гөмбә, җиләк җыя яки пикник оештыра. Ял итеп алганнан соң күпләр чүп-чар калдырып китә.

Башкортстанда экологик эшләр атналыгы башлана
Башкортстанда экологик эшләр атналыгы башлана

Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов билгеләп үткәнчә, нәкъ менә җәйге чорда сулык ярлары, урманнар кешенең тереклек эшчәнлеге калдыклары - кәгазь, целлофан пакетлар, консерв банкалары һәм шешәләр белән тулган, алар озак таркала. Әйләнә-тирә мохиткә, туфракка, сулыкларга зур зыян китерә, шулай ук янгын чыгу куркынычын арттыра торган "стихияле" чүплекләр барлыкка килә.

6 августтан 14 августка кадәр Башкортстанда “Экологик эшләр атнасы” акциясе узачак, аның кысаларында халыкның күпләп ял итү урыннарында, сулыкларның яр буе зоналарында һәм төп туристлык маршрутларында өмәләр уздырылачак.

Чараның максаты - экологик дөньяга карашны формалаштыру һәм популярлаштыру, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш булдыру һәм популярлаштыру, халык арасында экологик культураны арттыру, су объектларында һәм ял итү урыннарында чисталыкны яхшырту. Акцент муниципалитетлар һәм волонтерлар, иҗтимагый оешмалар белән берлектә санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклауга юнәлтелгән.

- Барлык битараф булмаган кешеләрне, волонтерларны, шулай ук оешмаларны, компанияләрне, яшьләр хәрәкәтләрен туган як табигатен саклауга үзләреннән өлеш кертергә чакырабыз. Һәркайсыбызның керткән өлеше зур әһәмияткә ия, уртак тырышлык белән без республикабызны чистарак һәм яшеллеккә әйләндерәчәкбез, - дип йомгак ясады Нияз Фазылов.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: