+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 август 2022, 22:36

Ял көннәрендә дә эшли

Республика белән идарә итү үзәге атнаның җиде көнендә дә эштә.

Бу хакта ЦУРдан түбәндәгеләрне язалар:

" Якшәмбе, 7 августта Уфа шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз Октябрь революциясе урамы буенча 48нче йорт янындагы суүткәргечтә авария турында хәбәр итте. Без "Уфаводоканал" белән элемтәгә кердек. Белгечләр урынга чыгып, участокны тикшерде һәм шул ук көнне суүткәргеч төзекләндерелде.

Киләсе инцидент әлегә контрольдә кала. «Башавтотранс» предприятиесенең Нефтекама - Уфа автобус рейсы пассажирлары, 4 августта билгеләнгән пунктка кадәр барып җитмәдек, дип язганнар. Алар сүзләренә караганда, Дүртөйлене узгач, автобус акрынаеп, Уфага кадәр сәгатенә 15-20 километр тизлек белән барган, ә Уфага 30 чакрым кала бөтенләй туктап калган. Бу мөрәҗәгатьне без "Башавтотранс" хезмәткәрләренә тапшырдык. Җавап көтәбез. Һәм алга таба да эшлибез".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: