

Республикада йорт янында һәм бакчада үстерелгән үз продукциясен сату максатында урам сәүдәсе өчен 3 767 урын оештырылган.
- Бүгенге көнгә бездә 300дән артык мәйданчык халыкка уңайлы булсын өчен прилавкалар белән җиһазландырылган, анда продукция урнаштырырга һәм кояштан качарга мөмкин. Мәйданчыклар гражданнарга үз бакчаларында һәм йорт яны участокларында үстерелгән продукцияне сату өчен бушлай бирелә, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Ведомство белгечләре БСТ телеканалы белән берлектә Әй һәм Ухтомский урамнары буенча урам сәүдәсе урыннарын карап чыкты.
- Безгә, пенсионерлар өчен, биредә 50дән артык ташламалы урын булдырылган. Үзебезнекеләрне сатабыз. Безнең өчен бу бик яхшы ярдәм, - дип шәрехләде Ухтомский урамы базарында сәүдә итүче пенсионер Тамара Васильевна.
- Радий Фәритовичка рәхмәт, аны күрсәтмәсенә ярашлы, пенсионерларга сәүдә итү мөмкинлеге ачылды. Бу, беренчедән, пенсиягә өстәмә, икенчедән, без шәһәр халкын чиста продукция белән тәэмин итәбез, - дип фикерләре белән уртаклашты пенсионер Илфир Хәйбрахманов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Уфада урам сәүдәсе өчен 568 урынга 34 мәйданчык җиһазландырылган.