+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 август 2022, 20:21

Суда, суда, суда йөзәләсеңме?

10 августта Башкортстан Хөкүмәте йортында Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов рәислегендә су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Суда, суда, суда йөзәләсеңме?
Суда, суда, суда йөзәләсеңме?

Ирек Сәгыйтов искә төшергәнчә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча республика комиссиясе утырышында суда кешеләр күпләп ял итә торган урыннарның профилактик төркемнәре тарафыннан патрульлек итүне тәэмин итү турында күрсәтмә бирелгән.

- Республикада муниципаль берәмлекләр комиссияләренең административ йогынты чараларын куллану буенча эшне активлаштырырга кирәк. Беренче чиратта бу чараларны җәмәгать урыннарында исерек килеш су керүчеләргә, су янында алкоголь кулланучыларга карата кулланырга кирәк. Муниципалитетлар хакимиятләрендә барлыгы 952 кеше кергән 400 профилактик төркем төзелде, - диде Ирек Сәгыйтов.

Вице-премьер административ комиссияләр эшен көчәйтү зарурлыгын һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итү өлешен дә ассызыклады.

Фикер алышу азагында вице-премьер суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү турында халыкка мәгълүмат җиткерүне тәэмин итү, шулай ук балаларның өлкәннәр ягыннан караучысыз йөрүен тыю турында күрсәтмәләр бирде. Шулай ук кабул ителә торган чаралар турында төркемнәр вәкилләрен тыңлап, ведомство буйсынуындагы территорияләрдә профилактик төркемнәр эшчәнлегенә анализ ясау йөкләнгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Суда, суда, суда йөзәләсеңме?
Суда, суда, суда йөзәләсеңме?
Суда, суда, суда йөзәләсеңме?
Суда, суда, суда йөзәләсеңме?
Суда, суда, суда йөзәләсеңме?
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: