+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 Августа 2022, 11:41

Җирнең һәр карышы исәптә булырга тиеш!

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары белән 2019 елда салым базасы аларның кадастр бәясе буларак билгеләнә торган күчемсез милек объектлары исемлегенә үзгерешләр кертелгән иде.

– Безнең министрлык күчемсез милек объектлары исемлеген даими рәвештә актуальләштерә, милек салымын түләгәндә һәм бизнес вәкилләренең мондый объектлар турында актуаль мәгълүмат булсын өчен, аларга карата салым базасы аларның кадастр бәясе буларак билгеләнә, – дип хәбәр итте Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Аманбаев. - Исемлектә күрсәтелгән мәгълүматлар эшкуарларның уңайлылыгы өчен урнаштырылган.

Объектның әлеге исемлеккә кертелүенә, яки юклыгына эшкуарның мөлкәткә салымны ничек түләячәгенә бәйле. Әгәр күчемсез милек әлеге исемлеккә кертелгән икән, ул кадастр бәясенең 2 процентын түләячәк.

Хәзерге вакытта исемлеккә 4815 объект кертелгән.

Исемлектә күрсәтелгән мәгълүматлар Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Җирнең һәр карышы исәптә булырга тиеш!
Җирнең һәр карышы исәптә булырга тиеш!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас