+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 август 2022, 15:19

Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?

Ирек Сәгыйтов спорт объектларының төзелешен карады.

Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?
Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов Уфа шәһәренең 450 еллык юбилеена төзелүче эре спорт объектлары төзелешенең барышы белән танышты.

Алар - Күпфункцияле спорт көрәше үзәге һәм Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексы. Шулай ук вице-премьер түбәсе ябулы футбол манежының төзелеш мәйданчыгында булды, ул 2022 ел ахырында тапшырылырга тиеш.

Ирек Сәгыйтов, гомумән алганда, эшләр график буенча бара, икесенә тиешле күрсәтмәләр бирелгән, дип билгеләп үтте.

- Көрәш үзәге буенча барлык эшләр графиктан калышмый. Фундаменталь эшләр тәмамланды, җир эшләре шулай ук 100 процентка үтәлде. Хәзер смета бәясенең дөреслеге буенча дәүләт экспертизасы алырга, ел ахырына кадәр 300 миллион сум федераль бюджет акчасын үзләштерергә кирәк, - дип хәбәр итте вице-премьер.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас