+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Августа 2022, 16:40

Юллар төзелешендә нинди үзгәрешләр бар?

"Транспорт сәгате"ндә сүз шуның турында булды.

Юллар төзелешендә нинди үзгәрешләр бар?Юллар төзелешендә нинди үзгәрешләр бар?
Юллар төзелешендә нинди үзгәрешләр бар?

Бүген Республика йортында Радий Хәбиров “Транспорт сәгате” форматында чираттагы тематик киңәшмә уздырды. Анда, аерым алганда, Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Зилаер, Учалы һәм Хәйбулла районнарында автомобиль юлларын ремонтлау планнарын карадылар.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр иткәнчә, төбәк һәм муниципальара трассаларның гомум озынлыгы 2,5 мең километр тәшкил итә. Бу юлларның якынча 60 проценты асфальт өслекле.

- Быел бу районнарның транспорт инфраструктурасын карап-тотуга һәм ремонтлауга 1,6 миллиард сум акча бирелде, - дип билгеләп үтте Александр Булушев. - Без 62 километр юл өслеген ремонтларга планлаштырабыз.

Министрлык җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Башкортстан биш еллык Русия төп юлларын модернизацияләү программасына кергән. Аның нигезендә 2027 ел ахырына кадәр илдә мондый трассаларның 85 процентын норматив хәлгә китерергә кирәк. Алар арасында Сибай - Акъяр һәм Акъяр - Новочеркасск (Ырынбур өлкәсе) юллары.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Республиканың Транспорт дирекциясе җитәкчесе Мансаф Низакаев төбәктә автоматик контроль камералары белән теркәлә торган хокук бозулар исемлеген киңәйтүләре турында сөйләде. Тизлек режимы белән беррәттән, комплекслар каршы як полосага чыгуны, кесә телефоныннан сөйләшүчеләрне һәм куркынычсызлык каешын куллануны күзәтәчәкләр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас