+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 август 2022, 07:34

"Амкодор-Уфа" компаниясе инвестпроекты масштаблы дип танылды

Әлеге проектка яңа статус бирү турындагы карар "Инвестчас"ның чираттагы утырышы барышында кабул ителде.

"Амкодор-Уфа" компаниясе инвестпроекты масштаблы дип танылды"Амкодор-Уфа" компаниясе инвестпроекты масштаблы дип танылды
"Амкодор-Уфа" компаниясе инвестпроекты масштаблы дип танылды

"Масштаблы" дигән статус бирү җир кишәрлеген торглар үткәрмичә генә алу мөмкинлеге бирә.

- Бу инвестпроект Башкортстан өчен зур әһәмияткә ия. Ул социаль-икътисади планда мөһим һәм төбәк территорияләрен үстерүгә хезмәт итәчәк. Проект махсус билгеләнгән коммуналь, юл, төзелеш техникасына оператив хезмәт күрсәтү өчен республика территориясендә заманча, югары технологияле җитештерү-сервис үзәген булдыруны күздә тота. Безгә үзебезнең белорус партнерларыбыз белән мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк. Шуңа күрә Башкортстан Хөкүмәте әлеге проектны хуплый, - диде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Инвестицион проектны гамәлгә ашыру белән Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясе шөгыльләнә. Аның статусын Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов та шәрехләде.

- Инвестицион проектны киң колачлы дип тану җир кишәрлеген торглар үткәрмичә алу мөмкинлеген раслый. Элегрәк проект өстенлеклеләр исемлегенә кертелде, бу инициативаны гамәлгә ашыруның киләсе этабына күчәргә мөмкинлек бирде. Нигездә, бу - безнең профильле ведомстволар һәм Башкортстанның Беларусь Конгресс-бюросы вәкиллеге белән уртак эшебезнең нәтиҗәсе, - дип ассызыклады Наил Габбасов. - Проектны масштаблы дип тану өчен ул кайбер таләпләргә туры килергә тиеш: өстенлекле инвестпроектлар исемлегенә кертелгән булырга, инициативаны гамәлгә ашыру кысаларында кимендә 25 эш урыны булдырылырга. Моннан тыш, проект инициаторы аның бәясенең 50 проценттан да ким булмаган күләмен финанслауны расларга тиеш.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас