

Бу хакта Алик КАМАЛЕТДИНОВ болай диде:
- Исегезгә төшерәбез, бездә батальоннар икәү: М. Шәйморатов һәм А. Доставалов исемендәге.
Тик безнең батальоннар башкалардан нык аерыла. Башкортстан үз сугышчыларын баштанаяк киендерде, кирәк-ярак белән тәэмин итте. Барысында да бер төрле форма, кием-салым, нашивккалар һәм аерым билгеләр. Хәрби формада Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы флаглары бар. Хәрбиләр Башкортстан Республикасы флагы төшерелгән бейсболка кигән. Яшь буенча бездә чикләүләр - 20дән 50 яшькә кадәр. Шулай итеп, без ике батальон тупладык.
Без сугышчыларыбыз белән горурланабыз. Башкортлар элек-электән көчле, кыю булган һәм ничек сугышырга, дисциплина тотарга һәм тормышка ничек карарга кирәклеген башкаларга үрнәк итеп күрсәткән. Шуңа күрә безнең батальоннар исеменә спекуляция ясарга теләүчеләрнең барысына да әйтәсе килә: хәтта башлап та маташмагыз! Без барыбер марканы югары тотабыз, ә нинди яугирләр икәнлегебезне күрсәтербез!