+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 август 2022, 13:47

Без - күп, җиңәрбез дә әле!

Башкортстан "Иң яхшы йорт. Иң яхшы ихата" конкурсына бирелгән гаризалар саны буенча Русиянең иң алдынгы 3 төбәге арасында.

Без - күп, җиңәрбез дә әле!Без - күп, җиңәрбез дә әле!
Без - күп, җиңәрбез дә әле!

Республика, ил субъектлары арасында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, икенче урынны алды.

Моннан тыш, 315 гариза белән Башкортстан Идел буе федераль округында лидер булды. Иң яхшылар исемлегенә шулай ук Мордовия, Самара өлкәсе һәм Мари Иле да кергән.

Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгында әйтүләренчә, 22 августта конкурсның Бөтенрусия халык тавыш бирүе старт ала, ул 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү 11 сентябрьдә Русия Төзелеш министрлыгында узачак.

Исегезгә төшерәбез, "Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды" проекты күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең, ишегалларын һәм подъездларны карап-тотуның уңышлы тәҗрибәсен ачыклау өчен оештырылган. Номинацияләр арасында — «Күпфатирлы йорт советы эшенең иң яхшы практикасы», «Торак милекчеләре ширкәтенең иң яхшы эш практикасы», «Иң тату йорт», «Капиталь ремонт үткәрү буенча иң яхшы практика», «Иң яхшы подъезд», «Иң яхшы ишегалды».

Автор:Резида Валитова
Читайте нас