+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 август 2022, 07:50

Геодезиядә барысы да исәптә булырга тиеш!

"Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре 90 проценттан артык геодезик пунктларны тикшерде.

Геодезиядә барысы да исәптә булырга тиеш!Геодезиядә барысы да исәптә булырга тиеш!
Геодезиядә барысы да исәптә булырга тиеш!

Башкортстанда Географик киңлек мәгълүматлары милли системасы (НСПД) дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында "Росреестр"ның төбәк бүлекчәсе алдында геодезик пунктларның торышы турында иң кыска вакыт эчендә дөрес һәм актуаль мәгълүмат алу бурычы тора. Шушы елның 2нче кварталында "Росреестр" идарәсе тарафыннан дәүләт геодезия челтәренең 130 пункты тикшерелгән, бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк.

- Төбәк территориясендә шундый 2909 пункт бар, аларның 90 проценты тикшерелгән инде. Үтеп кереп булмый торган урман массивларында һәм таулы җирләрдә урнашкан пунктлар тикшерелмичә калды. Геодезик пунктларның сакланышын тәэмин итү максатыннан сак зоналары билгеләнә. Республикада сак зоналарына әлеге пунктларның барысы да кертелгән. Параллель рәвештә дәүләт нивелир һәм дәүләт гравиметрик челтәрләренең пунктларын тикшерү бара, - дип сөйләде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленара Дегтярева.

Белгеч ассызыклап үткәнчә, геодезия пунктларын тикшерү, тергезү һәм ЕГРНга кертү бердәм дәүләт координаталарын билгеләү һәм тарату, Русия территориясен картографияләүне тәэмин итү һәм җирдән файдалануны, кадастрны, төзелешне тәэмин итү өчен НСПД программасы белән каралган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас